Аларның иң кыйммәтлесе — зәркән бизәнү әйберләре.
2010 елда Болгарда археологик казу эшләре вакытында 2,5 мең әйбер табылган. Аларның барысы да Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы фондларында сакланачак. Бүген Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә Болгар музее директоры Рафаил Мәхмүтов журналистларга әнә шул хакта хәбәр итте.
«Казу эшләре вакытында табылган әйберләрнең бер өлеше бүгенге көндә лабораториядә», — диде Р.Мәхмүтов. Ул шулай ук узган елның җәендә Елга вокзалы төзелә торган урында табылган зәркән бизәнү әйберләренең иң кыйммәтле табылдык икәнлеген искәртте. 2,5 метр тирәнлектә табылган хатын-кыз бизәнү әйберләре XIII-XIV йөзләргә карый.
«Алтын хәзинәнең хуҗасы хатын-кыз булган. 2 йөзек, 3 алтын алка, шулай ук үрдәк рәвешендәге асма бизәк табылды. Алар музей экспозициясендә лаеклы урын алачак», — дип ассызыклады Рафаил Мәхмүтов.
Бүгенге көндә Болгар музей-тыюлыгында 100 дән артык әйбер саклана. Болгарда төзелеш эшләре тәмамланганнан соң, аларның 10 проценты туристлар игътибарына тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел