Бәйге татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында тулырак күзаллау булдыру максатыннан оештырыла.
Belem.ru порталы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Арча районының Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе белән берлектә, Габдулла Тукайның тормыш юлын, аның иҗатын, әсәрләрен яктырткан презентацияләргә бәйге игълан итте.
Бәйге татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында тулырак күзаллау булдыру максатыннан оештырыла.
Конкурста Татарстан Республикасында һәм Россиянең теләсә кайсы төбәгендә яшәүче мәктәп укучылары, 1-2 курс студентлары һәм укытучылар катнаша ала. Презентацияләр татар телендә милли рухта сугарылып эшләнгән булырга тиеш.
Г.Тукай әсәрләрен дөньякүләм таныту максатыннан, презентация әзерләгәндә аларның төрле телләрдә тәрҗемәләрен файдаланырга мөмкин. Әсәрләр http://belem.ru/tuqay125 адресы буенча Belem.ru порталында урнаштырылып барыла. Бәйгегә нәтиҗәләр 26 апрель көнне ясалачак, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел