Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Аксакаллар Шурасы дигән яңа бүлек барлыкка килде. Аңа 20 ел һәм аннан да күбрәк имам булып эшләп, хөрмәт казанган дин әһелләре әгъза булып керә алачак.
Кичә, ягъни 1 мартта өйлә намазыннан соң, ТҖ МДН бинасында аксакалларның беренче җыелышы булды. Сүз уңаеннан, Татарстан мөфтие вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз имамлык кылган намазда аларның һәммәсе дә катнашмады, чөнки күбесе үз мәхәлләләрендә гыйбадәткә җитәкчелек итте.
Илдус хәзрәтнең билгеләп үтүенчә, мондый структураны оештыру фикере «Солтан» мәчете имамы Камил хәзрәт Бикчәнтәевнең башында туды. Камил хәзрәт әле үзе пенсия яшенә җитмәсә дә, ике дистә ел һәм аннан да артык халыкка хезмәт итү үзеңне аксакал дип әйтү өчен хокук бирә дигән карашта тора.
Бу җыелышта иң өлкән хәзрәтләрнең берсе, Татарстан ЭЭМндагы Мемориаль мәчетнең имам хатибы, Ватан сугышы ветераны, яше 80нән арткан Харис хәзрәт Салихҗанов катнашып, үзенең фатихасын бирде.
Аксакалларның мондый җыенын 2-3 айга бер тапкырдан да сирәгрәк үткәрмәскә дигән карарга киленде. Ә мөфти сайлауларыннан соң, Аксакаллар Шурасының рәисе дә сайланыр дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел