«Кызганычка каршы, мәчетнең элеккеге администрациясе үз алдына куелган бурычларны үтәмәде», — дип белдерде РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Россия Ислам университеты ректораты ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Әниләр» мәчетен әлеге вузга кайтару тәкъдимен хуплап каршы алды. Билгеле булганча, бу мәчет РИУ комплексында төзелгән һәм студентларның практика узу урыны итеп уйланган булган.
РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин «Исламньюс» мәгълүмат агентлыгына болай дип белдергән: «Кызганычка каршы, мәчетнең элеккеге администрациясе үз алдына куелган бурычларны үтәмәде. Ул эшли башлаганнан бирле, бер генә студент та җомга намазын да, көндәлек биш вакыт намазны да уздыруга кертелмәде. Ә бу булачак имамнарны әзерләү өчен бик мөһим. «Әниләр» мәчете җитәкчелегенең биредә даими намаз укучы РИУ студентларын ачыктан-ачык хурлавы хәлне тагын да катлауландырды», — диде Р.Мөхәммәтшин.
Аның сүзләренчә, «моның белән бергә, җомга вәгазьләренә безнең төбәк өчен традицион булмаган исламны пропагандалаучы буларак танылган затлар җәлеп ителде. Бу Татарстан Республикасы башкаласында мөселман мәгарифе үзәкләре үтәргә тиешле югары миссиягә каршы килә. Мәчет, төзелеш объекты буларак, хәзергә кадәр университет балансында торса да, РИУ укытучыларының потенциалын куллану мөмкинлеге тулысынча игътибарсыз калдырылды (РИУ 2010 елның августына кадәр мәчетнең электр энергиясе һәм телефон элемтәсе өчен чыгымнарын түләде)».
«Алда әйтелгәннәргә шуны да өстисе килә: университет янындагы мәчет ислам вузы алдына белем бирү өлкәсе буенча куелган бурычларга бернинди катнашы булмаган актив эшчәнлек алып бару өчен дә файдаланылды. Аның базасында балаларның «Әлифба» үзәге, танышулар бюросы, мөселманнар өчен белешмәләр үзәге оештырылды. Без бу өлкәдәге тәҗрибә сакланырга һәм Казан, Татарстан Республикасы мәчетләрендә актив кулланылырга тиеш дип саныйбыз», — дигән РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Чыганак: "Татар-информ"

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел