Илнең икенче зур шәһәре Бингази тирәләре — Муаммар Каддафинең 40 еллык хакимиятенә каршы чыгучылар кулында, башкала Триполи — Каддафи көчләре контролендә.
Каддафи көчләренә режимга каршы чыгучыларны үтерү фәрманы бирелгән, дип хәбәр ителә. Ливия җитәкчесе ягында сугышучылар арасында читтән ялланган көчләр дә бар. Каддафи үзенә каршы чыгучыларга «Әл-Каидә» ярдәм итә, алар илдә ислам әмирлеге оештырырга тели, дип белдерде.
Илнең көньяк-көнчыгышы, шул санда Бингази каласы да, оппозиция көчләре контролендә. Башкала Триполи исә Каддафи кулында.
Кичә Триполинең Яшел мәйданында Каддафи тарафдарларының урам җыены узды. Шәһәрдә бензин станцияләре һәм кибетләр эшли башлады. Бүген мәктәпләр дә ачылачак, дип вәгъдә ителгән иде.
Ливиядәге хәлләрне яктыртучылар аз булуы сәбәпле, илдәге чынбарлык турында сәгате-минуты белән белеп тору бик авыр.
Дөнья Триполидагы яңалыкларны халык төшергән видеолардан һәм чит ил дипломатларының белдерүләреннән генә чамалый.
Илнең көнчыгышында кабилә башлыклары очрашып сәяси бушлык турында киңәш тотты. Оппозиция контролендәге бу төбәктә Каддафига буйсынмаган хәрби көчләр йөри. Алар Каддафи 1969 елда бәреп төшергән хакимиятнең кызыл-кара-яшел байракларын тоткан, дип хәбәр ителә.
Бүген Урта диңгез буендагы Зәвия каласында хөкүмәт көчләре режимга каршылык белдерүче яшьләр тулы мәчеткә һөҗүм итеп, 50ләп кешене үтерде. Зәвия — мөһим нефть чыгару һәм аны су юлы белән чит илләргә җибәрү урыны булып тора.
Тагын бер кала, Шаһат, оппозиция контроленә күчүне бәйрәм итте. Триполи һава аланы Каддафи көчләре контролендә. Анда эвакуацияне көткән дистәләгән мең чит ил кешесе җыелды.
Мәрмәрис шәһәренә килеп җиткән Төркия вәкилләренә ватандашлары үзләренең соңгы көннәрдә тотык хәлендә булганын, ризык, хәтта су да бирелмәгәнен сөйләде.
Мисыр белән Тунис кешеләре Ливия хөкүмәте көчләре тарафыннан аеруча кискен кыерсытуга дучар булган. Хакимиятләр Ливиядәге чуалышларга Мисыр һәм Тунистагы бәрелешләр этәргеч булды, дип саный.
Чыганак: "Azatliq.org"

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел