Быелның март аеннан атнасына өч тапкыр (дүшәмбе, чәршәмбе, җомга) Германия очкычлары «Франкфурт-Казан» рейсын ясарга керешә. Алар Самарага төшмичә, турыдан-туры Казанга киләчәк.
«Lufthansa» вәкилләре бу вакыйганы Татарстан пассажирлары лаеклы рәвештә бәяләрләр, шул ук вакытта әлеге рейс бу төбәктә бизнесның үсешенә ярдәм итәр, дип ышаналар. Алар Татарстан туристлары Европага ешрак очарлар дип тә өметләнә. Ник дигәндә, даими рейс чартерга караганда күпкә ышанычлырак, лабаса.
Тагын шунысы бар: Казанга килгән рейста киләчәктә татарча мәгълүмат та яңгырарга мөмкин. Тик якын арада гына «Lufthansa»да «Казанга рәхим итегез!» сүзләрен ишетеп булмаячак, ди немецлар. Чөнки директор Роберт Шульцның әйтүенчә, Россия һәм БДБ илләре аэропортларына очучы самолетларда игъланнар өч телдә-немецчә, инглизчә, русча яңгырый. Ник дигәндә, бу телләрне бөтенесе дә аңлый.
Ә менә немецләр юлда мөселманнарны хәләл ризык белән тәэмин итәргә вәгъдә кылганнар, дип хәбәр итте www.etatar.ru агентлыгы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел