2011 елның 21 февралендә Түбән Каманың үзәк җәмигъ мәчетендә аксакаллар өчен оештырылган сессия төгәлләнде.
Яшьләре шактый булуга да карамастан, шәһәрнең дини тормышында аксакаллар актив катнаша. Күп кенә дини йолаларны да нәкъ менә шулар башкара. Өлкән яшьтә булгач, аларга зур ышаныч белән карыйлар һәм назлы рәвештә бабайлар, дип атыйлар. Көн дәвамында кизү торган бабайларга 20-30 кеше мөрәҗәгать итә. Ә җомга көнне гыйбадәтханәдә чират барлыкка килә һәм биредә кеше өзелми диярлек. Ел саен мәчет әһелләренә күбрәк инсан мөрәҗәгать итә. Моның сәбәбе дини мәсьәләләрдә генә дә түгел. Кешеләр киңәш сорап та бирегә килә.
Иң кичектергесез эш ул-вафат булган кешене җирләүдер. Мәрхүмнәрнең туганнары күз яшьләре аша, ярдәм сорап, шушы аксакаллар янына килә. Һәм аларга монда чынлап та булышалар. Дөрестән дә, әгәр бу эшкә тәҗрибәле кешеләр тотынса, күңел күпмедер дәрәҗәдә тынычланып кала. Тик дәфен кылуны төрле авылда төрлечә башкара иделәр. Биредә ялгышлык җибәрмәс өчен Коръәнне һәм сөннәтне белү зарури. Әлбәттә, бу сүзләр балага исем кушуга да, өйләнешүчеләргә никах укуга һәм башка йолаларга да кагыла.
Түбән Кама аксакалларына кышкы сессия үткәрүнең сәбәбе- аларның дини гыйлем дәрәҗәсен күтәрүдән гыйбарәт.
Парта артына утырган бабайлар Коръәнне дөрес укырга һәм шәригатьне өйрәнделәр. Шулай да алар өчен иң мөһиме-дини йолаларны дөрес үти белү иде. Укулар атна буена дәвам итте. Дәресләрне «Рисалә» мәдрәсәсенең тәҗрибәле мөгаллимнәре үткәрде. Курсларны уңышлы узганнар имтихан тапшырды. Өлкән яшьтәгеләр өчен ул бик дулкынландыргыч вакыйга булды. Бабайларның фикеренчә, уку барышында башка нәрсәгә игътибарны юнәлтмәү һәм сынаулардагы адреналин сәламәтлек өчен файдалы.
Имтиханнарны тапшыручылар бәйрәм мохитендә оештырылган табын янында дини белем алганлыкларын раслаучы таныклыкларга ия булдылар. Хәзер исә шәһәр халкына төрле дини йолаларны үтәгәндә аксакалларга тулысынча ышанырга мөмкин һәм Хак Тәгалә дә алардан разый булыр диясе килә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел