12 март көнне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Мәскәү тамашачысын Шәриф Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» комедиясе (режиссер -Рәшит Заһидуллин) белән сөендерәчәк. Тамаша Мәскәүнең Зуев исемендәге мәдәният сараенда үтәчәк. Әлеге сәяхәт театрның күренекле, ТР халык һәм РФ атказанган артисты Наил Шәйхетдиновның 70 яшьлек юбилее уңаеннан оештырыла.
Спектакльдә Хаҗи әфәнде ролен Наил Шәйхетдинов башкара. Тамашада шулай ук ТР халык, РФ атказанган артисты Исламия Мәхмүтова, ТР халык артисты Ләлә Миңнуллина һәм башка артистлар катнаша, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Әлеге спектакль 28 февральдә Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концерт залында, 1-2 мартта Түбән Каманың Халык иҗат йортында, 17-18 мартта Наил Шәйхетдиновның туган ягы Чирмешән районында (17се — туган авылы Лашманда, 18е — Чирмешәннең үзендә) күрсәтеләчәк.
25 мартта исә Тинчурин театрында «Хаҗи әфәнде өйләнә» Наил Шәйхетдиновның бенефис спектакле буларак уйнала. Юбилей кичәсенә артистның якыннары, дуслары, хезмәттәшләре килер, дип көтелә.
Чыганак: "Татар-информ"

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде