Казандагы Россия Ислам университетының лингвистика факультетында икенче курста укучы бокс буенча спорт остасы Абдулвахид Акчурин 2011 елда 91 кг авырлык категориясендә Татарстан чемпионы булды.
Алабуга каласында 16 февральдән 20сенә кадәр узган бәйгедә җөмһүриятнең 20дән артык районыннан боксчылар көч сынашты.
Ярышларны Татарстан Яшьләр эшләре, спорты һәм туристлык министрлыгы оештырды.
Абдулвахид 17 яшьтән бокс белән шөгыльләнә. Күп еллар буена ул РФнең спорт мастеры, Россия Мөфтиләре Шурасын оештыру комитеты рәисе, Мәскәү Ислам университетының физкультура кафедрасы мөдире Фәрит Фарисовның өйрәнчеге булды.
Абдулвахидның нияте-15 мартта Тольяттида узачак Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашу. Ул анда уңышлы чыгыш ясаса, апрельдә Россия чемпионатында да катнашыр, Аллаһы боерса.
РИУның җитәкчелеге һәм редакция ихлас күңелдән Абдулвахидны бокста зур уңыш казануы белән котлый, аңа киләчәктә дә нәтиҗәле чыгыш ясавын теләп кала.
Чыганак: РИУның матбугат хезмәте

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде