Казанның Идел буе районындагы бер мәктәпнең спорт залында мөселман яшьләре командалары арасында Татарстан күләмендә гандбол ярышлары булып үтте.
Бәйгедә Казаннан, район үзәкләре булган Нурлат, Чистай, Буадан 9 коллектив катнашты, дип хәбәр итте бу уңайдан Татарстан Яшьләр эшләре, спорты һәм туристлыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрчесе.
Ярышлар, һәрвакыттагыча, Коръәни-Кәримнән сүрәләр укып башланды. Бу изге гамәлне РИУның икенче курс студенты Рәис Гыйлаҗетдинов башкарды.
Нәтиҗәләр мондый: беренче урында-РИУ, икенчедә-Казан Ислам көллияте спортчылары, өченчедә-Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә әһелләре.
Җиңүчеләргә күчмә Кубок, дипломнар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итте www.islamnews.ru агентлыгы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел