Төмән өлкәсе мөселманнары диния идарәсе мөфтие Галимҗан хәзрәт Бикмуллин гомерлеккә сайлангач хакимиятләрнең дин эшләренә тыкшынуы чикләнер дип өметләнә.
Галимҗан хәзрәт — Россиядә гомерлеккә сайланган өченче мөфти. Аңа кадәр Үзәк диния назарәте мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Чечня мөфтие Солтан Мирзоев гомерлеккә сайланган иде инде.
«Сайлаулар вакытында мөфтиләргә, имамнарга шантажлар була, дингә зур зыян килә дигән яктан уйлашып бу мәсьәлә күтәрелде. Мин үзем башкалар бу хәлне хупларлар дип уйламаган идем.
Элек, Советлар Берлеге чорында 4 кенә мөфти булган. Алар сайлана дип саналса да, асылда хөкүмәт тарафыннан куела иде һәм үлгәнче мөфти була иде. Тәлгать Таҗетдин килгәч, ул да гомерлеккә куелды.
Аннары мөфтиятләр күбәеп китте. Үзебезгә уставлар ясадык. Сайлаулар демократик булсын, фәлән-төгән булсын дип эшләнде инде болар барысы да.
Аның берьяктан яхшылыгы булса, икенче яктан зарары да бар икән. Соңгы вакытта мөфтиләр төрле шантажларга, басымга дучар була башлады. Андый басым хәзер хөкүмәт ягыннан да ясала.
Госман хәзрәт әгәр гомерлеккә куелган булса, Татарстанда да андый хәлләр булмас иде, дип уйлаштык», -ди Галимҗан хәзрәт.
Чыганак: "Azatliq.org"

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел