20 февральдә «Сөләйман» мәчете каршындагы тернәкләндерү үзәгенә Коръән укырга өйрәнү өчен килгән күзләре күрмәүчеләрнең бер айлык курслары тәмамланды.
Исегезгә төшерәбез: ир затлары өчен үткәрелгән чираттагы бу курслар 20 гыйнварда башланган иде. Анда Башкортстан, Дагыстан җөмһүриятләреннән, Волгоградтан, Татарстанның Алабуга, Арча шәһәрләреннән һәм, әлбәттә, башкалабыз Казаннан булган сукырлар, күзләре аз гына күрүчеләр белем алды. Бу юлы 20 кеше Луи Брайль системасы буенча изге китапны-Коръәнне укырга, әйберләр ярдәмендә йөрергә өйрәнде, компьютердан файдалану серләренә төшенде.
Шушы көннәрдә Бөгелмә районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллиннан куанычлы хәбәр килеп иреште: бу төбәктән булган күзләре күрмәүчеләр өйләренә әйбәт кенә кайтып җиткәннәр һәм аларга Казанда белем бирүнең сыйфаты, укыту алымнары бик ошаган.
Казанның «Сөләйман» мәчете каршындагы сукырларны тернәкләндерү үзәге Россиядә бу өлкәдә уңышлы эшләп килүче оешмаларның берседер. Соңгы вакытларда Чечняда да мондый тернәкләндерү үзәген төзергә ниятләүләре билгеледер.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел