20 февральдә Татарстан башкаласының «Жемчужина веры» («Иман хәзинәсе») дигән мөселманнар йортында Мәүлет ән-Нәбигә багышланган бәйрәм кичәсе уздырылды. Бу чараны мөселманнар йортының җитәкчесе Тереза Камалова белән аның ире Хәсән оештырды.
Дин әһелләре җыелган мәҗлестә Коръән укылды, Пәйгамбәребезгә мактау сүзләре-салаватлар әйтелде, шул ук вакытта Рәсүлебезнең сөннәтенә ияреп гамәл кылырга кирәклеге турында сөйләшү булды, Мәүлетне-Пәйгамбәрнең туган көнен уздыруның мөһимлеге тикшерелде.
Кайберәүләр Мәүлетне үткәрү ярамый диләр һәм моңа дәлил итеп сәхабәләрнең аны билгеләп узмаулары хакында әйтәләр. Әмма ул чорлар белән хәзергене чагыштыру мөмкин түгел. Сәхабәләр бик тәкъва булганнар, алар һәркөнне Коръән укыганнар, Пәйгамбәребезнең сөннәте белән яшәгәннәр, даими рәвештә зекер кылганнар. Шуңа күрә аларга Мәүлетне үткәрү ихтыяҗы булмаган.
Без яши торган чор турында исә болай әйтеп булмый. Менә шуңа күрә хәзерге вакытта Мәүлетне уздыру зарурилыгы калкып чыкты. Мондый кичәләр вакытында кешеләр Аллаһка якынаялар, Пәйгамбәребез Мөхәммәдне (с. г. в.) еш искә төшерәләр.
«Иман хәзинәсе» йортындагы бу кичә исә моңа ныклап ышандыра торган дәлил булды.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел