Узган якшәмбедә Мисырда бер атнага ябылып торган банклар ачылды. Сәяси чуалышлар вакытында илнең икътисады шактый какшаган, бизгәк тоткандай калтыранып алган иде. Хәзер исә ул аякка басарга маташа.
Arabnews.com агентлыгы хәбәр иткәнчә, яңа хәрби җитәкчеләр хезмәттәге ризасызлыкларны тыя торган катгый кисәтү ясаганнар, эшчеләрне революцион хисләрен йөгәнләргә чакырганнар.
Мисырда 3 атнага ябылып торган мирасханә һәм пирамидалар кабаттан ачылган. Илдәге ыгы-зыгылар нәтиҗәсендә, чит җирләрдән туристлар килмәгәнгә күрә, элек табышлы саналган бу өлкә шулай ук көчле шок кичерде.
Каршы якларның әйдаманы Мөхәммәд әл-Барадей Президент сайлауларын әле тиз генә үткәрмәскә кирәк дип кисәткән.
«Әгәр дә без бик тиз хәрәкәт итеп, сайлауларны 4-5 айдан уздырсак, инкыйлабның нәтиҗәсе булмаячак, иске хакимият башка битлек астында ныгып урнашачак»,-дигән ул.
Мөхәммәднең сүзләренчә, Президент сайлаулары хәзерге көннән исәпләп, бер елдан да алдарак булырга тиеш түгел.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел