Узган җомгада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Әхмәт Акынты белән очрашты.
Әхмәт Акынты — Төркия Республикасының Казанда Генераль консуллыгы ачылганнан бирле инде сигезенче Генераль консул. Ул быелның гыйнварында үз вазифасына кереште. Минтимер Шәймиев Әхмәт Акынтыны әлеге вазифага билгеләнүе белән котлады һәм эшендә зур уңышлар теләде.
Әхмәт Акынты Татарстанның беренче Президенты белән танышуына шат булуын белдерде. «Миңа мәгълүм булганча, Сезнең актив эшчәнлегегез бүген дә дәвам итә, Сез борынгы Болгар һәм Зөя шәһәрләрен яңадан торгызу буенча хәйрия проектын гамәлгә ашыруга алындыгыз. Нәтиҗәдә, Сез әлеге һәйкәлләрне бөтен дөньяга күрсәтүгә ирешерсез һәм аларның тарихи әһәмияте хакында сөйләрсез дип ышанам», — диде ул.
Минтимер Шәймиев кунакка «Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау шәһәрчеге» проектын гамәлгә ашыруның барышы хакында сөйләде.
Әңгәмә барышында шулай ук Татарстан Республикасы һәм Төркия Республикасы арасында алдагы хезмәттәшлеккә бәйле мәсьәләләр дә кузгатылды. ТР Дәүләт Киңәшчесе һәм Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы алда торган уртак эшләр, аерым алганда, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган чаралар хакында фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Чыганак: "Татар-информ"

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде