Мәгълүм булганча, 2011 ел Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тарафыннан мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукай елы дип игълан ителгән иде. Бу уңайдан узган җомгада Казандагы «Сөләйман» мәчетендә «Тукай һәм дин» дигән темага дини мәрасим үткәрелде.
Әлеге кичәдә татарның бөек шагыйре дингә нинди мөнәсәбәттә булган дигән сорауга җавап эзләнде.
Билгеле ки, Тукай комсыз байларны, муллаларны тәнкыйть утына тоткан. Шул ук вакытта ул динебезгә тел-теш тидермәгән. Дөресен генә әйткәндә, аның шигырьләрендә динебезгә мәдхия җырлана. Әйтик, ул 1907 елда (Тукай Җаектан Казанга шушы елда килә) язылган «Пар ат» әсәрендә:
«Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;
И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!»-дип дингә үзенең мөнәсәбәтен белдерә.
Габдулла Тукай шул ук вакытта дингә, милләткә чынлап торып хезмәт иткән хәзрәтләрне, муллаларны күрә белгән, аларга дан җырлаган. Мәсәлән, Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган «Шиһаб хәзрәт» дигән тезмә әсәрендә ул:
«Кирәк булса, әйтеп бирәм: ул шәп хәзрәт,
Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт,
Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган,
Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт»,-дип татарның бөек дин галименә, тарихчысына, мәгърифәтчесенә үзенең бәясен бирә.
«Сөләйман» мәчетенә Брайльчә Коръәнне өйрәнү максатыннан, төрле төбәкләрдән килгән күзләре күрмәүче шәкертләр Тукайның әсәрләрен укыдылар. Бу кичәдә шулай ук бөек шагыйрьнең тәрҗемәи хәле белән дә танышырга мөмкин иде.
1886 елның 26 апрелендә Кушлавычта Мөхәммәтгариф хәзрәт һәм Мәмдүдә гаиләсендә туган Габдуллага ятимлекнең ачысын-төчесен күп татырга туры килә. Габдулла туып, 5 ай узгач, атасы вафат була, анасы да озак яшәми. Шул рәвешле, Габдулла бөтенләй ятим кала. Күп кыенлыклар кичерсә дә, ул татарның бөек шагыйренә-Габдулла Тукайга әйләнә.
Шагыйрьнең тормышы, иҗаты хакында «Сөләйман»да үткәрелгән кичәдә күп сөйләнде. Чынлап та, Тукай әле, үзе әйтмешли, коеп куйган шагыйрь генә түгел, ул әдәби тәнкыйтьче дә, тәрҗемәче дә булган.
Кыскасы, «Сөләйман»да үткәрелгән бу кичәдә һәркем үзенә Тукайны яңадан ачты, халык шагыйренең тормыш сәхифәләреннән байтак мәгълүмат алды.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел