19 февральдә Балтач районының Борбаш авылында Мәүлеткә багышланган мәҗлес үткәрелде. Бу чарада Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казанның «Сөләйман» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов, шул ук гыйбадәтханәдәге Раил хәзрәт Әхмәтов, «Ярдәм» Ислам милли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, Тәлгат хәзрәт Гайфуллин, башка имамнар һәм Балтач районы җитәкчелеге вәкилләре катнашты.
Әлеге мәҗлестә башкалабызның «Шамил» мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов бик кызыклы һәм гыйбрәтле вәгазь сөйләде.
Дини мәрасимдә катнашучылар Коръән укыдылар, Пәйгамбәребезнең тарихын сөйләделәр, аңа багышлап салаватлар әйттеләр, шулай ук Мөхәммәдне безгә илче итеп җибәргән Раббыбызга мактау вә рәхмәт сүзләре, җылы тойгыларын белдерделәр.
Аннары кунаклар һәм бу төбәк әһелләре бәйрәм табынында утырдылар.
Шунысын әйтеп узу мәслихәт: мөселманнар күпләп яши торган илләрдә Мәүлет ән Нәбине үткәрү күптән күркәм бер гадәткә әйләнгән иде инде. Әлеге йола соңгы вакытларда Татарстанда да зурлап оештырыла башлады.
Пәйгамбәребез хөрмәтенә Рабигуль-әүвәл аенда (халык телендә ул Мәүлет ае дип атала) мөселманнар изге китапны укуга игътибар итәләр, дини эчтәлекле мөнәҗәтләр, зекерләр әйтәләр, вәгазьләр тыңлыйлар.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел