Диния нәзарәтенә җитәкче итеп гомерлеккә Мөфти Галимҗан хәзрәт сайланды. Өлкә Милли мәдәниятлар йортының «Төзүче» мәдәнит сараенда үткән өлкә мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы 5 нче корылтаенда бу Диния нәзарәтенә караган 60 мәхәлләдән 200 ләп делегат катнашты.
Корылтайга кунак булып килгәннәр арасында өлкә Хөкүмәтенең милли эшләр комитеты рәисе Евгений Воробьев һәм өлкә Думасы депутаты Николай Топорчук булды, алар губернатор һәм өлкә Думасы рәисе исеменнән җылы котлауларын җиткерделәр делегатларга. Чит төбәкләрдән дә килгәннәр иде кунаклар: Мәскәүдән — Россия мөфтиләр Шурасы рәисенең беренче урынбасары Харис хәзрәт Сәүбянов, Казаннан — Татарстанның элекке мөфтие урынбасары Сөләйман хәзрәт Зарипов, Екатеринбург шәһәреннән — Әмир хәзрәт, Курган өлкәсеннән — Әхмәдулла хәзрәт. Вице-губернатор Сергей Сарычевның да килүе көтелгән иде, әмма ул авырып китү сәбәпле килә алмады, дип хәбәр ителде.
Исәп –хисап тоткан өлкә мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Галимҗан хәзрәт Бикмуллиның чыгышы корылтай делегатларында һәм кунакларда тирән кызыксыну уятты, төбәк диндарларының күңелләрен борчып торган мәсьәләләрне ачып салуы белән канәгатьләндерде.
Диния нәзарәтенең эшенә делегатлар уңай бәя, үзе оештырып, аның белән 15 елдан артык җитәкчелек иткән Галимҗан хәзрәтнең эшенә югары бәя бирделәр, Уставка үзгәреш кертеп, аның Диния нәзарәтенә гомерлеккә җитәкчелек итүе өчен каршылыксыз тавыш бирделәр.
Шулай итеп, Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенә җитәкче итеп Мөфти Галимҗан хәзрәт гомерлеккә сайланды. Шулай булуга карамастан Корылтайларны 5 ел саен үткәреп тору карары да кабул ителде.
Корылтай Диния нәзарәте каршында Попечительләр шурасы, Аксакаллар шурасы һәм Мөселман хатын-кызлар шурасы оештыру, мәхәлләләрнең Диния нәзарәте белән элемтәләрен ныгыту, нәтиҗәлерәк итү максаты белән район саен имам-мөхтәсиб билгеләү, Төмән шәһәрендә мөселман балалары өчен балалар бакчасы ачу, Диния нәзарәтенең үзенең матбугат чарасын, мәдәни-агарту учагын булдыру, «Ислам — тынычлык һәм мәрхәмәтлелек дине» дигән темага фәнни-гамәли конференция үткәрү карарлары кабул итү белән тәмамланды. "Tatar-inform".

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел