Татарстанның Баш казые, Балтач районының имам-мөхтәсибе, күп дини китаплар авторы Җәлил хәзрәт Фазлыев, Мәүлет ае уңаеннан, «Сөләйман» мәчете әһелләрендә кунакта булды.
Ул сүзен гафу үтенүдән башлады. Ник дигәндә, нәкъ безгә киләсе көнне (15 февраль) Балтач районындагы бер мәктәптә ачык дәрес үткәрелгәнлектән, бераз тоткарланырга туры килә аңа.
Билгеле булганча, Җәлил хәзрәт җөмһүриятебездә иң оста вәгазьчеләрнең берседер. «Сөләйман» га да ул буш кул белән килмәгән иде. Бу юлы аның вәгазе күбрәк балаларга дөрес тәрбия бирүгә багышланды. Бу аңлашыла да, чөнки инде 13 ел буена Балтач районындагы 22 урта мәктәптә әхлак дәресләре укытыла.
«Безнең балалар Зевсны да, Афродитаны да, хәтта Александр Македонскийның кем икәнен дә беләләр. Тик алар Пәйгамбәребез Мөхәммәднең кем икәнен генә белмиләр», -дип башлады сүзен Җәлил хәзрәт. Аннары ул болай дәвам итте: «Балалар гына түгел, олылар да аңламый бүген Мөхәммәднең кем икәнен. Аларның әби-бабайлары менә без инде ул. Бүгенге әбиләр 70 нче елларда мини итәк киеп, төрле җырлар җырлап йөргән кызлар инде алар. Шуңа күрә дә Пәйгамбәрнең туган көне кичәсен-Мәүлетне үткәрү аеруча актуаль бүген. Шәхсән мин үзем шулай уйлыйм».
Бу кичәдә Җәлил хәзрәт әле күп нәрсәләр хакында сөйләде. Ул Пәйгамбәребезнең халыкларны күркәм холыкка өндәү өчен җибәрелүе турында сөйләгәннән соң, моны өстәлдәге касә ярдәмендә раслап та күрсәтте. «Исламда 2 генә фарыз бар. Аларның берсе-Аллаһны тану, икенчесе-күркәм холык. Кешене күркәм холыклы итү өчен иман, намаз, ураза, зәкят, хаҗ кирәк. Диннең бу биш терәге-адәм затын күркәм итү өчен бирелгән сыйфатлар. Татарстанда җомга намазына бер процент кына кеше йөрүен исәпкә алсак, безнең халыктагы әхлакны күз алдына китерүе кыен түгел. Тик миңа үпкәләмәгез, Казанда бу сан 1 проценттан да кимрәк. Тагын миңа шуны әйтегез әле: бүгенге көндә безнең халыкта 5 терәкнең ничәсе бар? «
Шулчак кичәдә катнашучы күп дини китаплар авторы Рәшидә абыстай Исхакый түзмәде: «Булыр-булмас бер»,-дип әйтеп куйды. Аллаһының рәхмәтләре яусын Рәшидә абыстайга. Ул бу юлы да «Сөләйман « мәчете әһелләренә «Коръән җәүһәрләре» дигән китапларын алып килгән иде.
Гомумән, бу кичә бик файдалы һәм күңелле узды. Җәлил хәзрәт, гадәттәгечә, тормыштан төрле кыйссалар сөйләп, халыкны көлдереп алырга да онытмады.
Хатыйп ГӘРӘЙ

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел