16 февральдән Казан метросында «Русич» дигән яңа поезд хәрәкәт итә башлады. Яңа поездга «Җиңү проспекты» станциясендә башка пассажирлар белән бергә Казан мэры Илсур Метшин да утырды. Поездны һәм машинист кабинасын караганнан соң шәһәр башлыгы аның уңайлы булуын ассызыклады. «Кремль» станциясенә кадәр барып җиткәнче Илсур Метшин метро пассажирлары белән аралашты. Халык та, үз чиратында, поездның уңайлы булуы хакында әйтте.
«Русич»ның башка поездлардан аермасы шунда: аның тышкы һәм эчке кыяфәте нурлырак һәм матуррак күренә, өстәвенә ул башка поездлардан 5 метрга озынрак. Элекке поездлар 668 кеше сыйдырышлы булса, яңасында берьюлы 732 кеше йөри алачак.
Билгеле булганча, узган ел ахырында Казан метросына 3 яңа поезд алу турында карар чыгарылган иде. Бу максатларга республика бюджетыннан барлыгы 700 миллион сум акча бүлеп бирелде. Аларның беренчесе, ягъни «Русич», Казанга 28 гыйнвар көнне кайтарылды. Поезд ике атна дәвамында сынау-тикшерү узды.
«Яңа поезд хәрәкәт итә башлау белән метрода поезд көтү вакыты кыскара - 8 минутка гына кала. 23 февральдә тагын 2 поезд кайтартылачак. Алар март башында йөри башлар дип көтелә. Казан метросында йөрүчеләр саны тагын артыр дип өметләнәм», - диде «Метроэлектротранс» оешмасы башлыгы Әсфан Галәвов KZN.RU хәбәрчесенә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел