Башкортстанның барлык мәчетләрендә һәм мәхәлләләрендә Мәүлид аена багышланган чаралар башланып китте. Тантаналар ходай йортларында гына түгел, ә зур мәдәният сарайларында да үтәчәк.
Мөэмин мөселманнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе булган Мәүлид бәйрәме Башкортстанда соңгы елларда аеруча хөрмәтләп оештырыла. Уфада гына түгел, ә башка шәһәрләрдә һәм районнарда да бу бәйрәмгә алдан ук әзерләнәләр һәм дини гыйбадәтләр белән бергә мәдәни чараларны да оештыралар. Быел да шушы матур гадәткә тугры калдылар.
Уфада үтәчәк Мәүлид бәйрәме чараларын оештыруга ел саен «Ихлас» мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм ифрат та күп көч сала. Быел да аның тырышлыгы белән бай дини-мәдәни программа әзерләнгән. Аның әйтүенчә, быелгы чараларга Мәскәүдәге танылган композитор Наилә Фатехова җитәкләгән «Мәдинә» исемле рухи-мәдәни иҗат берләшмәсе хоры да килә. «Бәйрәмгә әзерләнгән бай тамашабыз Уфада гына түгел, ә башка шәһәрләрдә дә күрсәтеләчәк», ди Мөхәммәт хәзрәт.
Мөхәммәт хәзрәт Галләм әйтүенчә, соңгы еллардагы уңай үзгәрешләр нәтиҗәсендә, хәзер Мәүлид бәйрәме чараларын зур мәдәният сарайларында да оештырырга рөхсәт ителә.
«Алай гына да түгел, матур итеп әзерләнгән тамашаларны күп шәһәрләрдә күрсәтү мөмкинлеге дә бар. Мисал өчен, былтыр хәтта Казанга да дини-иҗат сәфәренә бардык. Бу соңгы елларның зур казанышы», диде Мөхәммәт хәзрәт.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел