Илдар Халиков 2011 елда Эрзурумда узган уеннарда җиңү яулаган Алия Иксанова өчен өстәмә бүләк булдыру турындагы үтенечне хуплады.
14 февральдә ТР Министрлар Кабинетының М.Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү турындагы карары имзаланды.
ТР Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков М.Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү комитетының 2011 елда Эрзурумда узган XXV Бөтендөнья кышкы универсиадасында җиңү яулаган Түбән Кама чаңгычысы Алия Иксанова өчен өстәмә бүләк булдыру турындагы үтенечен хуплады.
Искәртеп узабыз, 11 февральдә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгында узган Муса Җәлил исемендәге премияне бирү комитетының йомгаклау утырышында биш конкурсантка дүрт премия бирү турында карар кабул ителде. Алар түбәндәгеләр: җырчы Филүс Каһиров; Казан технология милли тикшеренү институты аспиранты Ярослав Ключников; Әлмәт татар дәүләт драма театры коллективы, шулай ук «Ялкын» журналы редакциясе һәм «Татарстан Республикасы яшьләр үзәге» дәүләт учреждениесе коллективы.
Шул рәвешле, 27 гыйнвардан 6 февральгә кадәр Төркиянең Эрзурум шәһәрендә узган кышкы Универсиадада ике алтын һәм ике көмеш медаль яулаган Татарстан чаңгычысы Алия Иксанова премиянең бишенче лауреаты булды.
Бүген, бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 105 ел тулган көнне, премия лауреатлары һәм М.Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү комитеты әгъзалары 1 май мәйданында шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел