Әлеге Указ аңа кул куйган көннән үз көченә керде.
Татарстан Республикасында 2011 ел Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Кичә ТР Президентының бу хактагы Указы дөнья күрде.
Бу хактагы карарга бөек татар шагыйре Габдулла Тукай истәлеген һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максатларында, аның илебез һәм дөнья мәдәниятенә керткән зур өлешен исәпкә алып, шулай ук 2011 елда аның тууына 125 ел тулу уңаеннан киленде.
Әлеге Указ нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына элек үзе кабул иткән хокукый актларны әлеге Указга туры китерергә, шулай ук аны гамәлгә ашыру өчен кирәкле башка карарлар кабул итәргә;
муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары, җәмәгать берләшмәләре һәм оешмалар Татарстан Республикасында Габдулла Тукай елын уздыруда актив катнашырга;.
«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Татарстан-Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе, республика һәм җирле массакүләм мәгълүмат чаралары Татарстан Республикасында Габдулла Тукай елын уздыруны киң яктыртырга тиеш.
Әлеге Указ аңа кул куйган көннән үз көченә керә.
Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел