Бүген кич белән Мәүлид, пәйгамбәрнең «туган көне» каршылана. 14 февраль изге Валентин көне дә.
Изге Валентин көнен мөселманнар бәйрәмгә санамый. Бүген Гыйракта үзәк мәйданга каршылык чарасына чыккан Наф Фәләһи әйтүенчә, алар үз илләренә «мәхәббәт» белдерергә җыелган.
«Без реформалар таләп итәбез. 2003 елга кадәр ниндидер үзгәрешләр булса, шуннан бирле бернинди үсеш тә юк. Без хөкүмәт түрәләренең сайлауга кадәр биргән вәгъдәләрен үтәүләрен телибез. Безгә бары шул гына кирәк», ди ул.
Изге Валентин көне Үзәк Азия илләре өчен дә яңа бәйрәм. Чөнки советлар заманында аны билгеләмиләр иде. Һәм әлеге илләр моны үз файдасында кулланырга тырыша. Кыргызстан һәм Таҗикстанда чәчәкләргә һәм баллы әйберләргә бәяләр күтәрелә.
Бишкәк базарында үзенең сөйгән кызына чәчәк алган Кыргызстан студенты Ермәк мондый бәйрәм булырга тиеш дип саный.
«Кайбер кешеләр бу кыргызлар бәйрәме түгел дип әйтә, әмма ярату көне булырга тиеш бит инде. Әгәр кешеләр бер-берсен яратмаса, алар ничек гаилә корачак? Мәхәббәтсез тормыш булмый. Минем сөйгән кызым роза чәчәкләре ярата, шуңа мин аны алырга булдым», ди ул.
Шул ук вакытта икенче берәүләр — Кыргызстанда яшәүче мөселманнар изге Валентин көнен бәйрәм итми. Мондый хәл Татарстан белән Башкортстанда да күзәтелә.
Алар өчен бүген зур бәйрәм — ул Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көне. Аны икенче төрле Мәүлид ае диләр. Һәм аңа багышланган чаралар ай дәвамында бара.
Мәүлид бәйрәмендә Мөхәммәт пәйгамбәр яшәгән чорлар турында китаплар уку, вәгазь тыңлау, тормышы тарихын өйрәнү бик саваплы гамәл булып исәпләнә. Azatliq.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел