Бүген кояш баегач, бөтен ислам дөньясы Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) туган көнен бәйрәм итәргә керешә.
Халкыбыз Мәүлет бәйрәменә багышлап, күптән төрле чаралар уздырып килгән. Шул гореф-гадәтләрне кире кайтару максатыннан, Казандагы Россия Ислам университеты «Татарстан-Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе һәм Кувәйтнең дин эшләре буенча Вакыфлар министрлыгы белән берлектә «Сөекле Пәйгамбәребез» дигән яңа проект тәкъдим итә.
Әлеге проект 14 февральдә «Хәерле иртә» тапшыруында башланып, Пәйгамбәр тормышы турындагы вәгазьләрне, Мәүлет кичәсенә багышланган сюжетлар күрсәтүне үз эченә алачак.
Бу тапшыру кысаларында туры эфирда Мөхәммәднең (с. г. в.) тормышы тарихын белүгә багышланган викторина булыр, дип көтелә. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә, дип хәбәр итә www.islam-portal.ru агентлыгы.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде