Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с. г. в.) туган көне милади ел исәбе белән 571 елга туры килә. Ислам галимнәре Рәсүлебез Рабигуль-әүвәлнең 11еннән 12сенә каршы төндә дөньяга килгән дип саныйлар. Хәзерге вакытта миллионлаган мөселманнар кавеме бу көнне мөбарәк кичә буларак зурлап билгеләп уза.
Мәүлет-ислам дәрьясында иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берседер. Чөнки бу көнне Аллаһы тарафыннан Җиргә рәхмәт йөзеннән җибәрелгән Пәйгамбәребез туган. Шуңа күрә бу кичә сөенеч һәм шатлык белән бәйрәм ителә. Әлеге көнне Пәйгамбәребез яшәгән чорлар, аның башыннан кичкән хәлләр, могҗизалары турында китаплар уку, вәгазь тыңлау, сирасын-тормышы тарихын өйрәнү бик саваплы гамәл булып исәпләнә.
Мөселманнар Аллаһның соңгы Пәйгамбәренә ихтирам йөзеннән, Рабигуль-әүвәлне Мәүлет ае санап, күп кенә чаралар үткәрәләр, бергәләп күңел ачалар, бер-берсен тәбриклиләр, бәйрәм мәрасимендә катнашалар.
4 февральдән «Сөләйман» мәчетендә, Мәүлет ае уңаеннан, бәйрәм чаралары башланды. Ә аңа хәтле гыйбадәтханәнең уку-укыту бүлеге мөдире Мәликә ханым Гыйльметдинова айлык чаралар планын төзегән иде.
Әлеге план нигезендә,
һәр җомгада Пәйгамбәребез тормышына багышлап вәгазь сөйләнә, 100 кешегә исәпләнгән хәйрия ашлары үткәрелә. Аларда илнең төрле төбәкләреннән Брайльчә Коръән укырга өйрәнергә килгән күзләре күрмәүчеләр теләп катнаша. Мәсәлән, 5 февральдә «Гөлҗамал» ансамбле килеп, концерт тамашалары күрсәтте. Чаралар башка көннәрдә дә дәвам итте. Кичә балалар өчен Пәйгамбәребез тормышын чагылдырган викторина уздырылды.
Бүген исә Тәртипләрендә тайпылыш булган балаларның махсус мәктәбендә Рәсүлебезнең сирасына багышланган дәрес уздырылып, анда Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтелер, мөнәҗәтләр җырланыр.
Иртәгә «Сөләйман» мәчетенә Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килеп, Пәйгамбәребезнең туган көненә багышланган мәҗлес уздырыр, анда вәгазьләр сөйләнер, салаватлар әйтелер, дип көтелә.
Мөхтәрәм җәмәгать! Пәйгамбәребезнең туган көне өебезгә ямь китерсен, ашыбызга тәм бирсен, бәхеттә, бәрәкәттә , сөю-сәгадәттә яшәргә насыйп әйләсен! Сафларыбызның артуына сәбәпче булсын.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел