1981 елдан бирле Мисыр белән җитәкчелек итүче Хөсни Мөбарәк кичә, ягъни җомга көнендә үз вазифасын үтәүдән туктады, дип хәбәр итте аның урынбасары-вице Президент Гомәр Сөләйман. Бу хактагы мәгълүматны Rian.ru агентлыгы хәбәрчесе ирештерде.
«Соңгы вакытларда илдә килеп чыккан катлаулы вазгыять нәтиҗәсендә Президент Мөхәммәд Хөсни Мөбарәк үз вазифасын үтәүдән туктау карарын кабул кылды һәм Хәрби көчләрнең югары советына ил белән идарә итәргә фәрман бирде»,-диде Г. Сөләйман Мисыр дәүләт каналы буенча кыскача гына чыгыш ясаганда.
Мөбарәкнең Президент вазифасыннан китүенә илдә икътисади, социаль хәлнең түбән тәгәрәве, тормышның тотрыксызга әйләнүе, эчке иминлек системасында упкын барлыкка килү этәргеч бирде. Мисырда күп кеше катнашындагы чуалышлар аркасында аз дигәндә 300 инсан һәлак булды, 5 меңнән артык кеше яраланды.
Исегезгә төшерәбез: Х. Мөбарәк элеккеге Президент Әнвәр Сәгадәт үтерелгәннән соң, 1981 елның 13 октябрендә үткәрелгән референдумда тәүге тапкыр Илбашы итеп сайланган иде. 1987, 1993, 1999 елларда уздырылган 3 референдум вакытында да аңа үз вазифасын саклап калу мөмкин булды. 2005 елда исә ил тарихында беренче тапкыр альтернатив сайлаулар оештырылып, анда Х. Мөбарәк барлык көндәшләрен дә күпкә артта калдырды, янәдән Президент итеп сайланды.
Әмма быел аңа элеккеге уңышларын кабатлау насыйп булмаган икән. Гыйнвар-февраль айларында халыкның ризасызлык белдерүе нәтиҗәсендә, Х. Мөбарәк үз вазифасыннан китәргә мәҗбүр булды.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел