Бүген «Казан нуры» мәчетендәге өйлә намазыннан соң, моннан 4 көн элек вафат булган Шамил хәзрәт Исхаковны искә алып, Коръән уку мәҗлесе үткәрелде. Анда Шамил абыйның уллары Рәшит һәм Камил, мәрхүмне хөрмәт иткән күп санлы мөселманнар, киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Казан һәм Үзәк төбәк казые Рөстәм хәзрәт Зиннуров Коръән укыган, алып барган мәҗлестә мәрхүмнең рухына багышлап, изге китаптан сүрә укучылар, аңа карата җылы сүз әйтүчеләр күп булды.
Казан мөселманнары имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин: «Шамил абый Казан имамнары җыелышында һәрчак катнаша иде. Олы яшьтә булуына карамастан, гел активлык күрсәтә иде. Һәр җыелышта сүз алып, нинди дә булса бер мәсьәләгә үзенең фикерен белдерде. Бик туры сүзле иде мәрхүм. Кайчагында килеп чыккан бәхәсләрне хәл итүдә дә ул теләп катнашты»,-дип искә алды.
Исегезгә төшерәбез: шактый еллар буена «Казан нуры» имамы булып торган Шамил хәзрәт Исхаков 87 нче яше белән барганда 6 февральдә вафат булды. Ул 7 февральдә Казандагы Яңа бистә зиратына дәфен кылынды.
Урының җәннәтнең түрендә булсын, Шамил абый!

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел