4 февральдә ЭЭМның каладан читтәге ял базасында РИУ студентлары өчен гарәп телен өйрәнү буенча атналык лагерь ачылды.
РИУның матбугат хезмәткәре хәбәр иткәнчә, лагерьнең ачылу тантанасында РИУ ректоры Рәфыйк хаҗи Мөхәммәтшин, халыкара бүлек җитәкчесе Рөстәм Нургалиев, Бөтендөнья Ислам яшьләре лигасы генераль секретаре Фәйсал Бен Җәбер, «Согуд Гарәбстаны» радиосы директоры Фәйсал әл-Үтәйби, университетның укытучылары, студентлар катнашты.
«Лагерьнең эш программасына гарәпләр тарафыннан мөгаллимлек кылу, спорт чаралары, үзара бары тик гарәп телендә генә сөйләшү һәм аралашу керә»,-дип билгеләп үттеләр РИУда.
Ректор Рәфыйк Мөхәммәтшин исә үзенең чыгышында мондый лагерьлар РИУ студентларының гарәп теле буенча белем дәрәҗәсен арттырыр һәм ислам китапларын алар язылган телдә иркен укырга мөмкинлек бирер дигән фикерләрен ирештерде.
Исегезгә төшерәбез: мондый лагерь инде рәттән икенче тапкыр уздырыла. Аның беренчесе 2010 елның гыйнвар ае ахырында оештырылды. Лагерьда 30 студент белем ала, дип хәбәр итә IslamRF.Ru агентлыгы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел