Кувәйт дәүләтенең бәйсезлек алуына -50 ел һәм әмир Абдалла әс-Сәлим әс-Сәбахка таҗ кидерү тантанасында Татарстан делегациясе дә катнашачак. 19 февральдә Кувәйткә килеп җитәргә тиешле Татарстан әһелләрен Премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева җитәкли.
IslamRF.RUга Татарстан Мәдәният министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, бу визитны оештыру турында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Кувәйтнең Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Насер Хаҗи Ибраһим Әл-Мөзәйәннең очрашуы вакытында килешенгән иде.
Исегезгә төшерәбез: әлеге очрашу узган елның 29 апрелендә Казан Кремлендә булган иде.
Бу делегациядә Татарстан Президентының тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, Президентның дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе җитәкчесе Марат Гатин һәм башкалар бар. Визит барышында Кувәйтнең югары даирәләрендә йогынтысы булган затлар белән дә очрашу көтелә. Анда шулай ук Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, вокалчылар чыгышы булачак, күргәзмә оештырыла.
Шунысын билгеләп узыйк: соңгы вакытларда Татарстан белән Кувәйт арасында тыгыз элемтәләр урнашты. Илче Насер Хаҗи Ибраһим Әл-Мөзәйән республикага 2 тапкыр килеп китте. Аның сүзләренчә, Татарстан үзен икътисады һәм сәяси хәле тотрыклы булган төбәк итеп күрсәтте. Татарстан Диния нәзарәте, РИУ ягыннан да Кувәйт белән мөнәсәбәтләр яхшыра бара.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел