Узган җомгада Казан мэры Илсур Метшин Иран Ислам җөмһүриятенең Татарстан башкаласындагы генераль консулы Реза Багбан Кондори белән очрашты.
Шунысын билгеләп узыйк: Кондори әфәнде 2007 елның ноябреннән Иранның Казандагы консулы булып торды.
Иран дипломанты үзен һәрчак җылы кабул иткәне өчен Казан мэрына рәхмәтен әйтте. Ул шулай ук Татарстан башкаласының халыкара төрле чаралар уздыру урынына, аның үзенчәлекле спорт полюсына әйләнә баруын билгеләп узды. «Мин Казанда торган вакытта бу шәһәр тагын да матурайды, яхшыланды»,-диде ул .
Белешмә өчен: Казандагы Иран консуллыгына Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Мари Иле, Удмуртия, Коми республикалары, Киров, Оренбург, Самара, Ульян, Пермь, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләре керә.
Хәзерге вакытта Казандагы югары уку йортларында Иран студентлары белем ала, аларның кинематографчылары «Алтын Мөнбәр» халыкара фестивалендә һаман активрак катнаша, дип хәбәр итә www.kzn.ru агентлыгы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел