БМОның мәдәни оешмасы Мисыр җитәкчелегенә һәм аңа каршы чыгучыларга илнең мирасын сакларга кирәк дигән үтенеч белән мөрәҗәгать итте.
Гаммәви мәгълүмат чараларында Мисырның Каһирәдәге, башка тарихи урыннарындагы мәчетләрен таларга маташу һәм аларны үз халкы сакларга омтылу күренеше турында хәбәрләр пәйда булды.
«Мисырның мәдәни мирасы, андагы һәйкәлләр һәм артефактлар безгә гасырлар буена тапшырылган бөтен кешелекнең мирасы булып тора. Мин рәсми рәвештә Мисырның Каһирәдәге, Луксордагы һәм илнең башка мәдәни, тарихи җирләрендәге хәзинәләрен саклау өчен барлык зарури чаралар күрүне сораячакмын»,-диде ЮНЕСКОның Париждагы штаб-фатирында директор Ирина Бокова.
И. Бокова Президент Х. Мөбарәкнең режимы үз хакимлеген саклап калу өчен интернетка чыгу юлын япты, журналистларны кулга алу һәм эзәрлекләү белән шөгыльләнә, дип борчылуын белдерде.
«Дәүләти дә, чит ил журналистлары да җәмәгатьчелеккә дөрес мәгълүмат ирештерүдә үз вазифаларын җиренә җиткереп үтәүләре аеруча мөһим»,-диде ул, дип хәбәр итте alarabiya.net агентлыгы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел