Татарстан мөселманнары өммәте зур югалту кичерде: 87 нче яше белән барганда, 6 февральдә башкаланың «Казан нуры» мәчетендә баш имам булып эшләгән Шамил Габдулла улы Исхаковның йөрәге тибүдән туктады.
1924 елның 5 апрелендә Әтнә районының Ябынчы авылында дөньяга килгән Шамил Исхаков балачактан ук дингә тартылып үсә. Намаз укырга аны якыннары өйрәтә. Тик дәһрилек чорында тирән дини белем алу насыйп булмый. Шулай да ул пенсиягә чыкканчы ук инде 20 нче гасырның икенче яртысында Әхмәтзәки Сафиуллин, Габделхәмит Яруллин кебек танылган татар динчеләреннән дәресләр ала.
1997 елда Казанның Яңа-Сабин районында «Казан нуры» дигән гыйбадәтханә төзелгәч, Шамил хәзрәт аның имамы итеп билгеләнде һәм бүгенге көнгә кадәр шушы җаваплы вазифаны үтәп килде. Ул татар өммәте тормышында актив катнашты. Аның сүзләре Татарстан динчеләре арасында абруйлы саналды.
Болардан тыш, аны күп дини китаплар авторы, күренекле вәгазьче Рәшидә Исхакый белән дә туганлык җепләре бәйли иде. Белгәнебезчә, Рәшидә абыстайның улы Госман хәзрәт 13 ел буена мөфтиятнең җитәкчесе булды.
Шамил Габдулла улы 4 бала тәрбияләде. Аның улы Камил күп еллар буена Казан мэры вазифасын башкарды, хәзер исә Россиянең ИКО каршындагы даими вәкиле булып тора.
Шамил хәзрәтне Казандагы Яңа татар бистәсе зиратында җирләячәкләр. Җеназа намазы өйлә намазыннан соң, ул 11 ел җитәкчелек иткән мәчет ишегалдында булачак.
Без, «Ислам info» ҖЧШ «Медиа төркеме» әһелләре, мөхтәрәм Шамил абый Исхаковның гаиләсе һәм туганнары, якыннарының кайгысын уртаклашабыз, мәрхүмгә Хак Тәгаләнең рәхмәтендә булып, җәннәтнең түрләренә эләгүен теләп, хәерле догада калабыз.
Язмада "Татар-информ" хәбәрләре файдаланылды.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел