«Сөләйман» мәчетенең уку-укыту бүлеге мөдире Мәликә ханым Гыйльметдинова төзегән һәм имам хатип Илдар хәзрәт Баязитов имзасын салган чаралар планыннан күренгәнчә, Пәйгамбәребезнең туган аена-Мәүлеткә багышланган чаралар 4 февральдән башланачак.
Билгеле булганча, 4 февраль- Рабигуль әүвәлнең беренче көне. Шул көннән башлап, мәчеттә белем алучы сукыр шәкертләргә сөекле Пәйгамбәребезнең тормышы турында вәгазь сөйләнәчәк.
5 февральдә мәчеткә «Гөлҗамал» ансамбле килеп, концерт куячак, 7сендә тәртипләрендә тайпылыш булган республика махсус мәктәп балаларына Пәйгамбәрнең тормышы турында дәрес үткәреләчәк, 10сында алар өчен мондый сабак кабатланачак, 11ендә, җомга көнендә Пәйгамбәребез хакында вәгазь сөйләнеп, Коръән укылыр, салаватлар әйтелер, аннан соң 100 кешегә исәпләнгән аш мәҗлесе уздырылыр, дип көтелә.
12 февральдә-Пәйгамбәребез Мөхәммәднең сөннәтенә багышланган лекция, 13ендә-викторина, 14ендә махсус мәктәп балаларына Пәйгамбәребез турында дәрес уздырылып, 15ендә Пәйгамбәрнең тормышына багышланган фильмнар күрсәтеләчәк.
Айның башка җомгаларында да Пәйгамбәребез хөрмәтенә мәчеттә аш мәҗлесләре үтәчәк. Мәүлет аендагы чаралар 4 мартта Пәйгамбәребезгә багышланган вәгазь сөйләү, салават әйтү, Коръән уку, мөнәҗәтләр һәм аш мәҗлесе белән төгәлләнәчәк.
«Сөләйман» мәхәлләсе әһелләре барлык мөселман кардәшләребезне Мәүлет ае башлану белән котлый, аны, бергәләп, төрле чараларда катнашып, күркәм рәвештә үткәреп җибәрү һәм Аллаһының ризалыгын алу насыйп булса иде дигән фикерләрен ирештерә. Без Пәйгамбәребездән үрнәк алып яшәсәк иде!

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел