Бүген Казан мөселманнары имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин Татарстан имамнарын «Мәрҗани» мәчетенә җыеп, мөфти Госман хәзрәт Исхакый үз вазифасыннан киткәннән соң, тәүге тапкыр җыелыш уздырды.
Җыелышта Татарстан Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе җитәкчесе Марат Гатин, ТҖ МДНнең Үзәк аппараты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, мөфтинең урынбасары Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб, Казан вә Үзәк төбәге казые Рөстәм хәзрәт Зиннуров һәм, әлбәттә, башкала имамнары катнашты.
Изге китабыбыз Коръәни-Кәрим кәлимәләре укып башланган утырышта сүз имам-мөхтәсиб Мансур хәзрәт Җәләлетдингә бирелде. Ул имамнарны мөфти хәзрәтләре үз теләге белән җитәкчелектән киткәч, Татарстанда, Россиядә, дөньяда барлыкка килгән үзгәрешләр, илдәге вәзгыять белән таныштырды.
Аерым алганда, хәзерге вакытта имамнарга мәчетләрдә террорчылыкка, экстремистлыкка каршы вәгазь сөйләүне көчәйтергә кирәк. Шулай ук мөселманнарны башка халыклар, конфессия вәкилләре белән тату һәм тыныч яшәргә өндәү аеруча мөһим. Моның өчен Мансур хәзрәт Казан имамнарына махсус язылган вәгазьләр таратты. Аннары ул быел да Мәүлет аенда Пәйгамбәребезгә багышлап, күп кенә дини чаралар уздырырга кирәк дигән киңәшләрен бирде. Билгеле булганча, быелгы Рабигуль әүвәл ае киләсе җомгадан, ягъни 4 февральдән башлана. Бу айда Пәйгамбәребез туганга күрә (12 Рабигуль әүвәл), ул Мәүлет ае, дип атала. Әлеге айда Пәйгамбәребез, сәхабәләр, мәрхүм булган ата-аналарыбыз рухына багышлап догалар кылу саваплы гамәл булып санала.
Мансур хәзрәт имамнарны хәбәрчеләр белән сөйләшкәндә сак булырга, ялгыш сүзләр җибәрмәскә чакырды.
Җыелышта Марат Гатин, Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб, Рөстәм хәзрәт Зиннуров, «Нурулла» мәчете имамы Габдулла хәзрәт Галиулла һәм башкалар сүз алып сөйләде.
Җыелышның ахырында имамнар Президентның дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе җитәкчесе Марат Гатинга уңышлар теләделәр, бергәләп нәтиҗәле гамәл кылырбыз, Аллаһы боерса, дигән теләкләрен ирештерделәр.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел