Мәскәү мөселманнарының «Даруль Аркам» дигән оешмасы җитәкчелеге шушы исемдәге футбол командасын ислам диненә өйрәтү курсларын ачып җибәрде. Гарәп теле, иман, ислам тарихы, Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормыш юлы буенча дәресләрне Ислам үзәге укытучылары атна саен үткәрәчәк. Барлык футболчылар да бу дәресләргә йөрергә теләк белдергән, дип хәбәр иткән команданың менеджеры Әлим Таларов.
Бу команданың уңышлары барлыгы да билгеле булды. Ул Көньяк лиганың өченче дивизионыннан вакытыннан алдарак икенчесенә күтәрелде. Хәзер әлеге мөселман клубына тагын да көчлерәк көндәшләр белән очрашырга туры киләчәк.
Исегезгә төшерәбез: Мәскәүдә узган елның көзендә генә оешкан «Даруль Аркам» 17 уенның 16сында ышанычлы җиңү яулады, бары бер уен уртак нәтиҗәгә төгәлләнде. Шулай итеп, мөселман клубының хәзергә кадәр бер оттырышы да юк. Ул шулай ук Мәскәүнең Көньяк округында иң тәртипле коллектив булып санала, дип яза www.islam.ru хәбәрчесе.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде