Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды 2011 елда Россиядәге мөселман оешмалары эшчәнлеген тәэмин итү өчен 144 млн сумлык 800дән артык грант булдырды. Ул үзәкләштерелгән 4 эре оешмага керүчеләрне һәм башкаларны тәэмин итү өчен тотылачак.
Узган елда исә шундый ук утырышта 541 грант бүлеп бирү турында сүз булган иде, дип хәбәр иттеләр «Интерфакс-Религия» хәбәрчесенә.
Утырышта ислам мәдәниятен, фәнен һәм мәгарифен үстерүгә ярдәм итүче иҗтимагый мөһим проектларны тормышка ашыру өчен 253 гариза каралды. Аларны карап тикшергәннән соң, бу фондның идарәсе 10 млн сумлык 58 проектка булышырга дигән карарга килде.
Ә 26 чара үткәрү өчен акча бүлеп бирү мәсьәләсе идарәнең апрельдә узачак утырышында хәл ителәчәк.
Болардан тыш, ислами уку йортларының уставта каралганча эшчәнлек алып барулары, алдынгы студентларга стипендия, дөньяви вузларда ислам мәдәниятен һәм тарихын тирән үзләштерүчеләр өчен 181 грант бүлеп бирелү мәсьәләсе расланды. Узган елда бу максатларда 135 грант бирелгән иде, дип хәбәр итте www.interfax.ru агентлыгы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел