Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә Россия Олимпия комитеты Башкарма директоры Марат Бариевтан телеграмма килде. Анда ул Төркиянең Эрзурум шәһәрендә узучы ХХV Бөтендөнья кышкы Универсиадасында Россия җыелма командасы тарафыннан яуланган беренче алтын медальнең Татарстан спортчысына тапшырылуы хакында хәбәр итә.
«Түбән Кама чаңгычысы, «Нефтехимик» спорт клубында шөгыльләнүче Алия Иксанова классик стиль белән 5 чакрым арага узышуда финишка беренче булып килде һәм моның белән Ватаныбыз шөһрәт казанган спорт талантларының чишмәсе саекмавын тагын бер мәртәбә раслады», — диелә М.Бариевның телеграммасында.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең спорт мастеры Алия Иксанованы искиткеч җиңүе белән котлады, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Чыганак: "Татар-информ"

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел