Мәгълүм булганча, 4 февральдә-изге җомга көнендә Рабигуль-әүвәл ае башлана. Ә аның 11е Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с. г. в.) туган көне, ягъни Мәүлет бәйрәме, дип санала. Халык телендә Рабигуль-әүвәлне Мәүлет ае, дип тә йөртәләр.
Пәйгамбәребез (с. г. в.) 571 елда Рабигуль-әүвәл аеның 11еннән 12сенә каршы төндә Мәккә каласында дөньяга килә һәм 63 ел яшәгәч, шул ук айның шул ук көнендә вафат була. 40 яшь тулгач, аңа Пәйгамбәрлек иңә, ул бу дәрәҗәле вазифаны 23 ел буена үти.
Мәүлет ае Татарстанда да зурлап билгеләп үтелә. Мөселманнар бу айда -Коръән ашлары, мәҗлесләр үткәрәләр, бергәләшеп, Пәйгамбәребез, аның якыннары, сәхабәләр, вафат булган әрвахлар рухына багышлап, изге китаптан аятьләр, догалар укыйлар, зикер әйтәләр, яхшы теләк телиләр, һәдия-бүләк бирешәләр.
Казандагы «Сөләйман» мәчетендә дә Мәүлет аена багышланган чаралар узар, дип көтелә. Хәзер исә аңа әзерлек эшләре бара. Билгеле булганча, әлеге гыйбадәтханәдә хәзерге вакытта күзләре күрмәүчеләрнең Коръәнне укырга өйрәнү курслары бара. Мәүлет аенда алар белән бергәләп дога кылу мәрасиме үткәрелер, дип көтелә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел