Россия террорчылар белән сөйләшүләр алып бармаячак, дип белдерде РФ Премьер-министры.
«Дөньяда үзен хөрмәт иткән бер генә ил дә бу юлдан бармаячак. Эш үз-үзеңне хөрмәт итүдә генә түгел, бу — террорчылыкка каршы көрәшнең дөнья тәҗрибәсе. Террорчылар белән сөйләшүләр алып бару агрессияне арттыра гына, димәк, корбаннар санын да», — диде В.Путин журналистларга Бельгия Премьер-министры вазифаларын башкаручы белән очрашканнан соң.
Шул ук вакытта Премьер низагны җайга салырга омтылучы конструктив сәяси көчләр белән сөйләшүләр алып бару мөмкин дип саный.
Бу вәзгыятьтә дәүләт нәрсә эшләргә тиеш дигән сорауга, В.Путин барыннан да элек, Төньяк Кавказда социаль-икътисади базаны үстерү зарур, дип белдерде.
«Бу мәсьәлә белән даими шөгыльләнәбез. Моннан тыш, хокук тәртибе һәм махсус хезмәтләр органнарының барлык юнәлештәге эшчәнлеген яхшырту шарт. Транспорт инфраструктурасы һәм кешеләр күпләп җыела торган башка урыннарны физик яклауны тәэмин итү белән шөгыльләнергә һәм традицион исламга таянырга кирәк. Һичшиксез, террорчылык һәм экстремизмга каршы көрәшне дәвам итү зарур», -ди Путин, дип белдерә «Интерфакс».
Чыганак: "Татар-информ".

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде