Әр-Риядтагы Принц Наиф исемендәге Гарәп университетында террорчылык яки экстремизмны җәелдерү өчен Интернеттан явызларча файдалану мөмкинлеге турында җәмәгатьчелекне кисәтүгә юнәлдерелгән фәнни форум ачылды.
Бу университетның президенты Абдул Газиз Әл-Гамди әлеге җыенда чыгыш ясап, мөселманнар үзләре дөньядагы террорчылыкның корбаннары булып торуы хакында әйтте. Ул исламның торрорчылык белән бернинди дә бәйләнеше булмавына басым ясап сөйләде.
Форумны Согуд Гарәбстаны Эчке эшләр министрлыгындагы Милли мәгълүмати үзәк директоры Принц Бандар бин Абдулла бин Мишари ачты. Ул Согудиянең террорчылыкка каршы көрәшүдә казанышларын бәян кылды. «Без Корольлектә 220гә якын террорчылык һөҗүмнәрен булдырмый калдык»,-диде ул. Принц аннары: «Бу өлкәдә без үрнәк алырлык эшләр башкардык»,-дип тә өстәде.
2 көнлек җыенда Йәмән, Иордания, БГӘ, Бәхрәйн, Алжир, Катар, Ливан, Мисыр, АКШ, Испания, Германия, Голландия, Бельгия, Канада, Норвегия, Австрия, Франция, Италия, Төркия, Сингапур, Япония, Индонезия, Швеция, Бөекбритания, Пакистан, Кытай, Һиндстан, Әфганстан һәм башка илләрдән, ИКО, Европа берлеге, Россиядән килгән делегатлар катнашты, дип хәбәр итә arabnews.com агентлыгы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел