Узган атнада Башкортстан Хөкүмәте йортында Уфада яшәүче күп балалы мөслимә Гөлшан Кабиловага «Ана даны» медале тапшырылды.
«Вести-Уфа» агентлыгы хәбәр итүенчә, Кабиловлар гаиләсендә 7 бала: 6 кыз һәм бер малай тәрбияләнә. Иң олы кызга-14, кечесенә -2 яшь.
Ирегез белән моның кадәрле күп балага ничек тәвәккәлләргә булдыгыз дигән сорауга Гөлшан ханым тыйнак кына елмайды. «Үземнең тыйнак тормышымны шушы балалар бакчасыннан башка күз алдына да китерә алмыйм. Аннары балаларым миңа һәр эшемдә ярдәм итә. Олырак балалар үзләренең кече туганнарына өй эшләрен үтәргә, дәресләр хәзерләргә булыша»,-дип сөйләде күп балалы ана.
Гаилә башлыгы Бәхтыяр бу мәсьәләдә үзенең хәләл җефете белән тулысынча килешә. Ул үзенең хезмәт хакы һәм дәүләтнең социаль ярдәме фатирга түләргә дә, кием һәм ризык алырга да җитүен әйтте. Шуңа күрә ир белән хатын ирешелгәннәрдә дә тукталып калырга җыенмыйлар.
7 бала әле алар өчен чик түгел. Якын араларда аларның гаиләсе тагын да ишәер, дип көтелә. «Мин үзем дә, хәләл җефетем дә күп балалы гаиләдә үстек. Шуңа күрә 7-8 бала һәм аннан да күбрәк сабый безгә авыр мәсьәлә түгел, ә аларны карау, тәрбияләү -шатлык һәм бәхет»,-ди гаилә башлыгы, дип хәбәр итә www.islamrf.ru агентлыгы.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде