Бүген Татарстан башкаласындагы «Сөләйман» мәчетендә «Домодедово» аэропортында һәлак булган кешеләр рухына багышлап дога кылу мәрасиме үткәрелде.
Исегезгә төшерәбез: кичә «Домодедово» аэропортында коточкыч шартлау булып, анда 35 кеше үлде, 63 кеше җәрәхәтләнде.
Бу көннәрдә «Сөләйман»да күзләре күрмәүчеләрнең һәм азрак күрүчеләрнең Коръән укырга өйрәнү курслары бара. Менә шул кешеләр иман йортының фарыз залына җыелды. Башта алар арасыннан Ильяс Шәфигуллин һәм Габделәхәт абый Нигъмәтуллин бармаклары ярдәмендә изге китаптан аятьләр укыды. Аннары мәчетнең икенче имамы Раил хаҗи Әхмәтов мөселманнарга башка конфессия вәкилләре белән тату һәм түземле булырга кирәклеге турында татарча вә русча вәгазь сөйләде. Соңрак мәчетнең беренче имамы Илдар хәзрәт Баязитов сүз алып, мондый терактны хак мөселманнар кыла алмый дигән фикерен әйтте. Әмма мондый фаҗигаләр исламның дәрәҗәсенә, абруена суга.

«Теракт ясаган кешеләр, алар кем генә булуларына карамастан, Аллаһының ачуына, ләгънәтенә юлыга. Күпләп кеше үлеменә китергән вәхшилекне кылган бәндә хак мөселман була алмый. Без шартлау нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләрнең якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз»,- диде Илдар хәзрәт Баязитов.
Соңыннан мөселманнар вафат булган кешеләрнең рухына багышлап, бергәләп дога кылдылар. Илдар хәзрәтнең сүзләренчә, киләсе җомга намазында да бу уңайдан җәмәгать белән дога кылу булачак.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел