Яшел Үзән районына караган Белобезводное авылында 23 гыйнварда яңа мәчет ачылды. Аңа кадәр мөселманнар «Бистро» бинасы астында намаз укыдылар. Әлеге җәмәгать туклануы пункты 5 ел буена җомга намазларын һәм гаетләрне укыту урынына әйләнгән иде. Анда РИУ студентлары ислам нигезләре буенча дәресләр үткәрде.
Бу авылда мәчет төзү авыл кешеләренең күптәнге хыялы иде. Биредә иман йортын 1990 елда төзи башладылар. Ул чагында изге йортның нигезен салып куйдылар, башкасына акча җитмәде. Ниһаять, бер ел элек төзелешне кабат тергезеп җибәрү һәм аны бүгенге көндә төгәлләү насыйп булды.
Мәчетнең ачылу тантанасында Татарстан мөфтие вазифаларын үтәүче Илдус хәзрәт Фәиз, ТҖ МДН аппараты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһанша, Казаннан башка кунаклар килгән иде. Илдус хәзрәтнең сүзләренчә, мөселман халкы аз булган авылда мәчет төзү-Татарстан өчен үзенчәлекле хәл.
Белобезводное авылындагы яңа мәчет 200 кешене сыйдыра. Балкон өлешендә хатын-кызлар өчен гыйбадәт кылу урыны бар. Иман йортының имам хатибы итеп РИУ студенты Илдар Хәмзинны билгеләделәр. Ә элеккеге урынны мәдрәсә итеп файдаланырга мөмкиннәр. «Бистро» хуҗабикәсе моңа каршы түгел, дип хәбәр итә www.tatar-inform.ru агентлыгы.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде