Кичә «Сөләйман» мәчете каршындагы тернәкләндерү үзәгендә күзләре күрмәүчеләр һәм азрак күрүчеләрнең чираттагы курслары башланды.
Бу юлы биредә ир затыннан булган кешеләр белем ала. Алар Башкортстаннан, Татарстанның Бөгелмә, Арча, Алабуга калаларыннан һәм, әлбәттә, башкалабызның төрле бистәләреннән җыелганнар. 23 гыйнварда исә аларга Дагыстан мәмләкәтеннән килгән кардәшләребез дә кушылыр, дип көтелә. Әлеге курсларда 20ләп кеше Луи Брайль системасы буенча Коръән укырга, компьютердан файдаланырга, җирле шартларга яраклашып йөрергә өйрәнәчәк.
Шунысын да исегезгә төшерү мәслихәт: Казандагы «Сөләйман» мәчете каршындагы сукырларны тернәкләндерү үзәге Россиядә күзләре күрмәүче инвалидларны Коръән укырга өйрәтүче бердәнбер оешма. Биредә инде берничә йөз мөселман кардәшләр Брайльчә Коръән укырга өйрәнде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел