Россия Мөфтиләре Шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин хатын-кызларны яхшы тәртип белән үрнәк булырга чакырды.
«Хатын-кыз, беренче чиратта, ана кеше, ул үзенең балаларын тәрбияли, зур дәрәҗәдә рухи булырга тиеш. Билгеле, аның киеме, холкы, гадәтләре, гомумән, тышкы кыяфәте -гаиләдә төп мәсьәләләрнең берсе. Ул үсеп килүче буын һәм үз балалары өчен өлге булырга тиеш»,-дип белдерде мөфти «Интерфакс-Религия» хәбәрчесенә.
Равил хәзрәт Россия җәмгыятенең һәрчак рухи нигездә төзелүе турында искә төшерде.
«Ислам һәм православие вәкилләре һәрвакыт рухи киемнән йөрделәр. Безнең аңлаудагы рухи кием -ул кешеләргә күрсәтү өчен куела торган нәрсә түгел һәм башкаларга аның абруен төшереп мыскыл итү хокукы бирелмәгән»,-диде Мөфтиләр Шурасы рәисе, аннары ул: «Хатын-кызлар-назлы затлар, без аларны сакларга тиеш»,-дип тә өстәде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел