28 гыйнварда «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы хатын-кызлары узган елдагы эшләренә нәтиҗә ясарга җыелачак. Ул Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Татар гимназиясенең актлар залында узар, дип көтелә. «Ак калфак»ның рәисе Камәрия Хәмидуллина хәбәр итүенчә, хисап бирү-сайлау конференциясендә президиумның яңа әгъзалары сайланачак. Алар исә шактый яшәрер, дип уйланыла. Уңышлы рәвештә күп еллар буена эшләгән активисткалар киңәш бирү шурасында үзләренең лаеклы урынын алырлар.
Камәрия Зиннур кызы «Ак калфак» җитәкчесе вазифасыннан китәргә теләге барлыгы турында хәбәр иткән. Оешманың яңа җитәкчесе сыйфатында ТДГПУның рус филологиясе факультеты деканы Резеда Мөхәммәтшина кандидатурасы тәкъдим ителәчәк.
«Ак калфак» оешмасы Казанда 90 нчы еллар башында Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында барлыкка килгән иде. Аңа журналист, җәмәгать эшлеклесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Роза Туфитуллова нигез салды һәм беренче 10 елда бу оешманы җитәкләде.
Оешманың татарлар күпләп яшәгән барлык төбәкләрдә диярлек филиаллары бар, дип хәбәр итә «еТатар» агентлыгы.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде