Кувәйттәге әл-Фәлах гаиләсе резиденциясендә вакыфлар һәм ислам эшләре министры урынбасары Гадел Абдулла әл-Фәлахка узган елның ноябрендә РФ Президенты Д. Медведев Россия-Кувәйт элемтәләрен ныгытуда шәхсән өлеш керткәне һәм дини түземлелек фикерен киң җәелдергәне өчен «Дуслык» ордены белән бүләкләү турында карар кабул иткән иде. Шушы көннәрдә аны тапшыру тантанасы үткәрелде.
IslamRF.Ru хәбәрчесе мәгълүматына караганда, тантанада Кувәйтнең Премьер-министры һәм эчке эшләр министры, төрле илләрнең илчеләре, консуллары, дини һәм җәмәгать эшлеклеләре, гаилә әгъзалары, якын дуслар катнашты. Россия ягыннан бу чарада РФнең Кувәйттәге илчесе киңәшчесе Александр Мусиенконы, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдиновны күрергә була иде. Хәбәрченең сүзләренә караганда, әлеге очрашу җылы һәм дустанә шартларда барган. Доктор Гадел әл-Фәлах үзен котларга килгән һәркемгә рәхмәт белдергән, истәлек өчен барысы белән бергә фотога төшкән.
«Әл-Вәсәтыя» халыкара үзәге 2006 елда Кувәйттә барлыкка килә. Вәсәтыя атамасы вәсәт дигән гарәп сүзеннән алынган. Ул урта дигән мәгънәне аңлата. Бу үзәк мөселманнар һәм башка конфессия вәкилләре арасында диалогка, түземлелеккә чакыра. Аның бурычы ислам өммәтен бүлгәләү омтылышына каршы хәрәкәт итүдән һәм дөньядагы мөселманнар арасындагы каршылыкларны җиңәргә булышудан гыйбарәт, дип хәбәр итә www.islamrf.ru агентлыгы.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде