Бүген Россия Ислам университеты мөгаллимнәре һәм студентларының Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе вазифаларын үтәүче Илдус хәзрәт Фәиз белән очрашуы үткәрелде. Традиция буенча әлеге чара Коръәни-Кәримнең аятьләрен укудан башланды.
РИУның ректоры Рәфыйк хаҗи Мөхәммәтшин кереш сүз белән чыгыш ясады. Залда утыручыларны мәртәбәле кунак белән таныштырганнан соң, ул мөселман яшьләре арасындагы проблемаларны искә төшерде, алар белән эшләргә кирәклеге турында әйтеп узды. Безгә, аерым алганда, татар халкының рухи кыйммәтләрен һәм татар илаһиятчеләрен популярлаштыру өлкәсендә иҗтиһад кылу зарури. «Бу яктан безгә Диния нәзарәте белән тыгызрак элемтәдә булып эшләргә кирәк»,-дип нәтиҗә ясады ректор.
Илдус хәзрәт үзенең чыгышында Татарстандагы мөселманнар арасында булган кайбер мәсьәләләргә тукталды. Аның сүзләренчә, республикада ислам үсешенең беренче этабы төгәлләнде. Анда төп басым мәчетләр төзелешенә ясалды. Бүгенге көндә аларның саны 1300дән артып китте. Тик бу яссылыкта белем бирүнең сыйфаты күпмедер дәрәҗәдә төште.
Ахырдан Илдус хәзрәт Фәиз белән Рәфыйк хаҗи Мөхәммәтшин укытучылар һәм студентларның күп санлы сорауларына җаваплар бирделәр.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел