Бүген Казандагы «Ибис» үзәгендә «Илдар-Гүзәл» җыр театрының Татарстан башкаласында 27, 28, 29, 30 гыйнвар көннәрендә «УНИКС» бинасында узачак концертлары уңаеннан, матбугат конференциясе үткәрелде. Анда «Илдар-Гүзәл» җыр театры директоры Илдар Хәкимов, Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова, режиссерлар Искәндәр Сираҗи, Аида Садеева һәм журналистлар катнашты. Бу кызыклы кичәне «Матбугат.ру» порталы җитәкчесе Данил Сәфәров алып барды.
Мәгълүм булганча, Илдар Хәкимов-Илһам Шакиров исемендәге Халыкара татар җырын башкаручылар конкурсында Гран-при бүләгенә ия булган шәхес. Гүзәл Уразова исә Татарстанның атказанган артисы исемен алган иң яшь җырчыларның берседер. Болардан тыш, Илдар белән Гүзәл -«Татар җыры» фестивалендә берничә ел рәттән «Алтын Барс» музыкаль бүләген яулаган затлар.
Илдар Хәкимовның сөйләвенә караганда, узган елда аларның 15 кешедән торган коллективы Россия шәһәрләрен, кем әйтмешли, аркылыга-буйлыга йөреп, аларда 150дән артык концерт куйган. Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Ижау, Пермь, Төмән, Чиләбе, Уфа, Самара, Ульян, Ырынбур һәм татарлар күпләп яшәүче башка төбәкләрдә Татарстаннан килгән кунакларны бик җылы кабул иткәннәр.
Безнең өчен шунысы әһәмиятле: Илдар белән Гүзәлнең концерт тамашалары Казанда төгәлләнә.
Илдар Хәкимовның ирештергән хәбәренә караганда, бу концертның программасы Изге Болгар җирендәге вакыйгаларга багышлана. Анда мәхәббәткә дә шактый урын бирелгән. «Болгар темасы бик актуаль хәзер. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, дип бик дөрес әйтәләр. Элеккеге Президентыбыз Минтимер Шәймиев һәм башкаларның тырышлыгы нәтиҗәсендә Болгарда тиздән уңай якка зур үзгәрешләр булыр, дип уйлыйбыз. Концертыбызны кызыклы итү өчен без шулай ук бик тырыштык»,-диде И. Хәкимов. Сүз уңаеннан тагын шунысын да әйтеп узыйк: Илдар әфәнде концертта дингә багышланган җыр да башкара икән.
Гүзәл Уразова иренең сүзләренә шактый гына өстәмәләр кертте. «Тарихыбыз дин белән бәйләнгән. Үзебез дә Аллаһының барлыгына ышанабыз. Сәхнә программабыз тарихи булса да, тамашачы аның кызык хәлләргә нигезләнеп эшләнгән концерт тамашасы икәнлеген онытмасын иде»,-диде Г. Уразова.
Искәндәр Сираҗи исә Илдар белән Гүзәлгә багышлап 7 клип төшерүгә ирешкән. Аның үзенә үк режиссер да булырга туры килгән. Искәндәр әфәнде Илдар белән Гүзәлгә багышлап китап та яза икән. Инде Илдар турындагысын язып та бетергән.
Кыскасы, бу очрашу вакытында без артистлар тормышының шактый кызыклы һәм үзенчәлекле мизгелләре белән таныштык. Ә алар турында тагын да күбрәк белергә теләгән кеше моны www.urazova.ru сайтына кереп эшли ала.
Хатыйп ГӘРӘЙ

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел